Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рәхәт тә булды соң, Әгерҗе авыл клуб яны лагерында

Азнакай районы Әгерҗе авылы клуб яны лагеры үз эшен оешкан төстә алып барды.

Ай дәвамында балаларга төрле мавыктыргыч чаралар оештырылды.

Исеме дә үзгә: “Әгерҗе кэмп” (тәрҗемәсе лагерь).  Балалар төрле  уен чараларыннан тыш, көнкүрештә кирәкле  һөнәрләргә дә өйрәнделәр.  Җомга коймагы да, пицца да пешереп карадылар. Авылыбызның кул остасы Йосыпова Нурия апалары белән гәҗиттән төрле сувенирлар ясарга өйрәнделәр. Гаилә көнендә әти-әниләренә үз куллары белән бүләкләр ясадылар. 

Балаларга шәһәребезгә экскурсия бик ошады.  Бассейнда су коендылар,  мәчеттә  дә, Тарсус паркында да булып кайттылар. Музейда булып, халкыбызның үткәне, тарихы белән таныштылар.

Хуҗасыз эт-мәчеләр оешмасында  алар  дүрт аяклы дусларын бик куандырдылар, алып килгән күчтәнәчләре белән  сыйладылар.  Ә бер кызыбыз бик матур бер  эт баласын  өенә дә алып кайтып китте.

Күңелле мизгелләр бик күп булды. Табигать кочагында балык та тоттылар, учакта бәрәңге дә пешереп ашадылар, себерке дә  бәйләделәр.  Ребус-кроссвордлар чиштеләр, китаплар укыдылар,  җыр-биюдә көч сынаштылар.  “Өч батыр” әкият киносын бик ошатып карадылар. Соңыннан үз фикерләре белән  уртаклашып, бәхәсләшеп тә алдылар. Язучы, тарихчы Марсель абыйлары  Гарипов белән очрашып, аның  иҗаты белән якыннан таныштылар. Нәкъ  җырдагыча:  “Балаларның теле гел кыңгырау –  гел чыңгылдый, ява мең сорау”. Китапханәчебез Дәрия  Кәримова  аларның  һәр сорауларына  ничек итеп җавап биреп өлгерде икән? Белем иле – китапханәгә сәяхәт тә балалар күңелендә озак сакланыр.

Авылыбызның ямьле, чиста булуы өчен дә тырыштылар балалар.   “Чиста урам”, “Авылым чишмәләре” “Су буйларын пычранудан саклыйк” акцияләрендә дә катнаштылар. 

Ә инде  һәр баланы, һәр ата-ананы  барлап,  җайлап,  үз әниләредәй  кайгыртып, борчылып торучы  Һәр чараны мавыктыргыч,  кызыклы итеп  оештыручы,  башлап йөрүче, балалар белән уртак тел табып,  уен-көлке белән аралашучы  Мәдәният йорты  җитәкчесе  Гүзәлия апалары Исламованы  балалар бик тиз үз итте.  “Үз эшенең остасы”, –диләр әти-әниләр дә аның турында.

Лагерь ахырына якынлашып,  балалар киләсе елга  теләкләр язып, бер-берсенә истәлекле  бүләкләр бирештеләр.  Сабан туе – йомгаклау көне иде. Балалар монда уеннар да уйнадылар, төрле спорт чараларында  үз көчләрен сынап карадылар, җырладылар, биеделәр. 

Бәйрәм  көнне иң актив балалар билгеләп үтелде, грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Ахырда  чәй табыны артында тәмләп  чәй эчтеләр, кавын-карбыз белән сыйландылар.  Назыйф  абыйлары  пешергән шашлыктан авыз иттеләр.  Лагерьны оештыруда, матди ярдәм күрсәтүдә үз өлешен керткән  авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновка рәхмәтебез чиксез.  Ул һәр җиргә дә җитешә. Үзе зур идеяләр белән янып йөрүче җитәкче, үзе спортчы, үзе хөкемдар, шул ук вакытта балалар өчен дә җан атып тора.  

Шулай ук авылыбыз мәчете  дә җәйге клуб яны лагерына иганәче булды. Арабызда һәрдаим авылыбызның мәчетенә йөрүче балалар  да бар.   Алар догалар өйрәнәләр, азан өйтәләр. Лагерьда да  коръән аятьләрен яттан сөйләп, таң калдырдылар. Зур рәхмәт мәчетебезгә дә.  Безне аңлап, көч-дәрт өстәп торганнары өчен балаларның әти-әниләренә рәхмәт. Һәммәбезгә дә исәнлек-саулык теләп, киләчәк  җәйге ялларга кадәр.

 Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы Мәдәният  хезмәткәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев