Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай “Агросила” җәмгыятенең күчмә киңәшмәсе үзды

Киңәшмәнең теория өлеше Тымытык авылының мәдәният йортында узды

Кичә Тымытыкта авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүче эре агрохолдингларның берсе “Агросила” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең күчмә киңәшмәсе үтте. Аның составына “Азнакай”АФ" җәмгыяте белән беррәттән Зәй, Сарман, Тукай һәм Түбән Кама районнарында урнашкан “Зәй шикәре”, “Сарман”, “Җәлил”, “Восток” һәм башка агрофирмалар керә. Киңәшмәдә әлеге районнардан килгән белгечләр азнакайлыларның эш оештыру тәртибе, җитештерү мөмкинлекләре белән танышты. Ферма, терлек йортларын карап чыккан кунаклар хуҗалык эшчәнлеге белән соклануларын белдерделәр, аңа югары бәя бирделәр. Киңәшмәнең теория өлеше Тымытык авылының мәдәният йортында узды. Биредә "Агросила" җәмгыяте үзенең 9 айлык эшчәнлегенә анализ ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев