Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының алдынгы механизаторлары һөнәри осталыкта көч сынаштылар

Район Сабанчылар ярышында 20 механизатор һөнәри осталыкта көч сынашты.

Бүген “Хәмит Мөстәкыймов исемендәге” хуҗалык басуында Сабанчылар ярышы узды. Анда 20 хуҗалыктан үз эшенең остасы булган механизатолар катнашты.

Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Ул алдынгы һәм ветеран-механизаторларга, юбиляларга бүләкләр тапшырды.

Сабанчылар ярышы районыбызда унынчы елын уздырыла. Анда “ДТ”, ”Беларусь” тракторларыннан башлап, тулысынча компьютерлаштырылган, көчле егәрле техникалар катнашты. Механизаторларның эшләрен тәҗрибәле хөкемдарлар бәяләде.

Җиңүчеләр ике категориядә: җирне каплатып һәм каплатмыйча сөрү буенча билгеләнде. Ике төрдә дә беренчелекне «Азнакай» агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсе механизаторлары – Ленар Ситдиков һәм Мөнир Хәбибуллин яуладылар.

“Юлдаш” агитбригадасы механизаторларга җыр-моңнарын бүләк итте, спорт идарәсе уеннар оештырды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев