Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерлиләр

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 17 июньгә булган оператив мәгълүматлары буенча, район буенча барлыгы 15 мең тонна сенаж салынган.

Бүген «Таллы Бүләк» хуҗалыгы базасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар узды. Ул терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланды.

Айдар Шәмсетдинов һәр сәгатьнең кадерле икәненә басым ясап, бар көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

Белгечләр сенаж салу технологияләренә тукталдылар.

– Беренче бурыч – күпьеллык үләннәрне беренче катка тиз арада чабып бетерү. 50 процент мәйданда күпьеллыклар урып алынды, алардан соң берьеллык үләннәрне чабарга кереп китәчәкбез. Яфрактан тукландыруны планлаштырабыз, чөнки көннәр коры, яңгырлар тигез яумый. Бүген көндә район буенча 15 мең тонна сенаж салынды. Хуҗалыклар урып-җыюга әзерләнә, комбайннарының ремонтын башладылар, 1 июльгә төгәлләү бурычы куелды. Механизаторлар җитәрлек, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамиль Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев