Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай «Алтын олау» озатты

Күптән килгән күркәм традиция буенча 15 июльдә Азнакайдан беренче суктырылган ашлык төялгән “Алтын олау” Ютазы элеваторына озатылды.

Әлеге тантаналы чарада район һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, ветеран-игенчеләр катнашты.

– Бүгенге көндә 3 мең гектардан артык  мәйданда икмәк җыеп алынды, уртача уңыш гектардан 20 центнер чыга, “Азнакай” агрофирмасында 40 ар центнер чыккан басулар бар. Район кырларында 50 дән артык комбайн иртә таңнан караңгыга кадәр эшли. Ел коры килү сәбәпле, уңыш көтелгәннән азрак. Шуңа күрә булганын югалтмыйча, вакытында җыеп алырга кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул табыннарыбыз муллыгын кайгырткан авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде, алтын олауны озатучы шоферларга бүләкләр тапшырды.

Бу көнне “Чатыр-Тау” җәмгыяте халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев