Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Азнакай” агрофирмасы технологы республика конкурсында җиңде

Эре мөгезле терлекләр үрчетүче операторлар һәм зоотехник-селекционерларның республика конкурсында “Азнакай” агрофирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән технолог Илнур Төхбәтуллин икенче урынга лаек булды.

Ул сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесендә быел беренчелекне алган иде. Республика күләмендә дә районыбыз данын лаеклы яклады.

Илнур Төхбәтуллин үз һөнәре буенча Сәпәй бүлекчәсендә биш ел эшли.

– Без токымлы таналар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Узган ел агрофирма буенча бүлекчәләргә 1179 буаз тана бирдек. Быел 2000 башка исәпләнгән яңа мега-комплекс сафка басты, аның беренче чираты эшен башлады инде, шуңа күрә баш саны тагын тагын да арттырырга тырышабыз, – ди ул.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Һәр номинациядә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев