Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда Яшьлек бәйрәм итте

Илебездә Яшьләр көне 27 июньдә билгеләп үтелә.

Азнакайда аны күпләр ял иткән шимбә - 24 июньдә бәйрәм иттеләр.
Шәһәребезнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркы гөҗ килеп торды. Үзенең мавыктыргыч, заманча булуы белән аерылып торган бәйрәм олысын- кечесен җыйды.
Бәйрәмне онытылмаслык итеп, яшьләр белән эшләү һәм туризм буенча идарә хезмәткәрләре ниләр генә уйлап тапмаган! Биредә һәркем күңеленә якын шөгыль  тапты. Ә алар төрледән- төрле иде: футболкаларга, тәнгә бизәкләр төшерү, блогерлык серләренә төшенү, мастер- классларда кул әше осталыгына өйрәнү, спорт уеннары, буяу һәм күбек фестивале... Санап кына чыкмалы да түгел. Үсмерләр, балалар үзләре ясаган әйберләрне, уйнап туйган уенчыкларын да сатты яки башкаларныкы белән алышты. 
Әнә шулай бик күңелле барган бәйрәм белән азнакайлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм районның яшьләр белән эшләү һәм туризм буенча идарәсе җитәкчесе Надежда Радионова тәбрикләделәр.
 Күрше районнардан килгән һәм үзебезнең иҗат төркемнәре чыгышлары алкышларга күмелде. 
Вак кына явып торган яңгыр да яшьлек ялкынын сүрелдерә алмады, кичен дискотекада җыр - биюләр кызганнан-кызды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев