Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында иртә таңнан караңгы төнгәчә табыннарыбыз муллыгы өчен тырышкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлап, бәйрәм чарасы үтте.

Анда авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы хезмәт куючы авыл уңганнары, тармак ветераннары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлау сүзләрен җиткерде.

– Ел авыр килсә дә, уңышларыбыз юк түгел. Игенчеләребез булган ипиләрне җыеп алдылар, гектардан уртача уңыш 16 центнер тәшкил итә, барлык җыеп алынган уңышның күләме 75 мең тонна булды. Җитәрлек күләмдә, хәтта арттырып та, терлек азыгы әзерләнде, киләсе ел өчен орлык та җитәрлек. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләребез яхшы. Көнлек савым 200 тоннадан артып китә. Республика буенча без беренче унлыкта. Монда елның 365 көнендә дә өстәлләребез муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен тырышкан барча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше кергән. Югары осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, – диде район башлыгы.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашты. Ул да районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Татарстанда алдынгылар сафында баруын ассызыклап, тармак хезмәткәрләренә, ветераннарга республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Соңыннан алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Озак еллар «Сельхозтехника» берләшмәсен җитәкләгән Альберт Вәлиев исемендәге Күчмә Вымпелга быел «Азнакай» агрофирмасы комбайнысы Илнур Закуанов лаек булды.

Әлеге бүләкне райондашыбызның гаиләсе булдырган иде. Аны сәхнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе, кияүләре Айдар Шәмсетдинов тапшырды.

Илнур Закуанов – агымдагы сезонда 27 мең тонна ашлык суктырып, беренче урынга чыккан. 2001 елдан ул комбайн штурвалы артында.

– Аңа кадәр дә комбайнчы хезмәте бик таныш иде, әтинең ярдәмчесе булып эшләдем. Ике малай үстерәбез, башта олысы гел минем янда булды, хәзер бәләкәе дә калышмый, зур ярдәмчем, – ди алдынгы комбайнчы.

Бүләкләнүчеләр арасында яшь белгечләр, мәктәп укучылары да бар иде. Раяз Йосыпов – Кәкре Елга авылы егете. Бүген 8 нче сыйныфта укучы яшүсмер җир эшен кечкенәдән белеп үсә.

– Бу җәйдә мин бик тырышып амбарда эшләдем. Хезмәт хакы да түләделәр, бүген бүләкләп тә киттеләр. Киләсе елда да колхозга ярдәм итү теләгем зур. Әтием дә хуҗалыкта эшли. Ул – комбайнчы, – ди Раяз.

Бәйрәмне Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев