Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Азнакай аграрийлары язгы чәчү барышы турында киңәште

Азнакай районының алдынгы игенчеләренә 42 сертификат тапшырылды инде.

(Азнакай, 16 май, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Язгы кыр эшләре кампаниясе барышын район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхси  контролендә тота.

Бу юлы аграрийлар чәчүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен “Марс” хуҗалыгы җирлегендә очраштылар.

– Ходайның рәхмәте, әлегә табигать игенченең һәр гамәлен хуплап тора сыман. Туфракның дымлы, һаваның бераз салкын булуы да эшкә уңай шартлар тудыра. Кырда 5 агрегат кулланабыз. Барлыгы 1500 гектар мәйданда арпа, солы, борчак чәчелеп бетте. Бу планда каралган мәйданның 55 проценты. Хәзер бодай чәчүгә керештек. Игенчеләребезне көненә 3 тапкыр кайнар азык белән тәэмин итәбез. Кәефләре күтәренке, тырышып эшлиләр, – диде хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

Башка хуҗалыкларның эш күрсәткечләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов таныштырды.

– Азнакай районы игенчеләре республикада алдынгы унлыкта бара. Әмма әлеге позицияне югалтмас өчен, чәчү  агрегатларын туктаусыз эшләтергә, агротехник таләпләрне истә тотып, кыска вакыт эчендә чәчүне башкарып чыгарга тиешбез. Бүгенге көнгә 33 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр, техник һәм азык культуралары чәчелгән. Бу эшнең 54 проценты, ягъни яртысыннан күбесе башкарылган дигән сүз. Уҗымнар, күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланды. Хәзер алар төрле авыруларга, корткычларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртелә. Район кырларында барлыгы 100 дән артык агрегат кулланыла. «Азнакай» агрофирмасы, “Закирова Л.Ә.”, “Габдрахманов Л.Г.” хуҗалыкларында аеруча югары эш күрсәткечләре, – диде ул.

Эшне эленке-салынкы башкаручы хуҗалыклар да юк түгел. Киңәшмәнең икенче өлеше туган кыенлыкларны урында хәл итүгә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев