Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай үзәк сырхауханәсе коллективы Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте

18 июнь көнне районыбызның Таллы Бүләк авылы янындагы аланда бәйрәм милли уен-бәйгеләр, җыр-биюләр белән үрелеп, бик күңелле үтте.

Бәйрәмдә коллектив хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары, хөрмәтле кунаклар, районыбыз җитәкчеләре катнашты. 
Баш табиб Илдар Фираил улы Шиһапов, муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Алмас кызы Галеева бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. 
Медицина хезмәткәрләренең Сабантуй рухында барган бәйрәмендә һөнәрендә иң яхшыларны билгеләп үттеләр. Халык сәламәтлеге сагында озак еллар фидакарь хезмәт куйган район үзәк сырхауханәсенең 33 хезмәткәре бүләкләргә лаек булды.
 Бәйрәмнән барысы да күтәренке күңел белән,  яңа көч-дәрт алып, матур кичерешләр алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев