Декабрь чана юлы сала
Декабрь латинча «decem» (ун) сүзеннән ясалган.
Татарларда 21 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәрге вакытны «керәү ае» (авылча атамасы - «акъюл ай») дип әйткәннәр, ягъни кар кери торган, чана юлы салынган вакыт.
Декабрь аена халык сынамышлары:
- 1 декабрьдә җылы булса, кыш та йомшак килә, суытса - кырыс кыш көтелә.
- Көчле җил чыкса, еш бураннар булачак, һава торышы кинәт үзгәрсә, бер туңдырып, бер эретеп торачак.
- Декабрьдә боз сөңгеләре озын, кар көртләре калын икән -- уңыш мул була.
- Кыш җылы икән, җәй салкын булыр.
- Кышын кар күп булса, иген уңар.
- Декабрь коры булса, яз һәм җәй дә яңгыр булмас.
- Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
- Кыш сыкы булса, җәй алма була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев