Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Әйдәгез, катокта бушлай шуарга!

Катоктан кеше өзелми

Шәһәребезнең Ишкәев исемендәге балалар паркы стадионында бергәләп шуу өчен ел да кышын каток төзелә. Быел да аннан халыкның өзелгәне юк. Кичен биредә радиодан музыка агылып тора, олысы-кечесе берсеннән-берсе уздырып җитезлек-осталыгын сыный. Арада тимераякка әле генә басучылар да күренә. Янәшәдән скандинав йөреше белән шөгыльләнүчеләр сафы уза. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, кышын чыныгып калырга теләгән, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган райондашларыбызга карап, ничек сокланмыйсың?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев