Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Әсәй авылында хоккей бәйрәме уздырдылар

Әсәйдә авылның "Ак бүре" хоккей командасы һәм тренер Исхаков Шамил инициативасы белән зурлап хоккей бәйрәме оештырылды.

Иң беренче Әсәйнең яшь  хоккейчылары белән Кәкре елга авылы яшьләре көч сынашты. Аларны Кыш бабай белән Кар кызы котлап, "Әсәй- Митрәй" китабы белән бүләкләде. 
Соңыннан "Ак бүре" командасының урта яшьтәгеләре белән яшьләр командасы кызыклы уен күрсәттеләр. 
- Уен шулкадәр мавыктыргыч булды, үсеп килүче буында өмет бар икән әле дигән фикердә калдык. Сынатмадылар. Икенче периодтан соң команда капитаны Рәсил 1000 сум акча куеп, уен оештырды. Приз кечкенә арага алка (шайба) кертә, шуңа булачак иде. Монда барысы да көчләрен сынап карады: иң өлкәненнән алып кечкенәсенә кадәр. Әмма шайба гына «тыңламады». Шуңа акча икенче уенга калды, - ди ди авыл мәдәният йорты директоры Альбина Йосыпова.  Җанатарлар да бәйрәмнән читтә калмады. Алар итекле, туплы хоккейда көч сынашты. Хоккей командалары эстафетада да катнашты. Урта яшьләрдәге "Ак бүре"ләр җитезрәк булып, җиңү яуладылар. Балалар өчен дә кызыклы уеннар оештырылган иде. Бәйрәмгә килүчеләр тәмле пылаудан авыз иттеләр, чәй эчү оештырылды. - Әсәй авылы халкы өчен элек-электән хоккейны бик ярата. Бәйрәм үсеп килүче буынга үрнәк, хоккейчыларга тренировка, авыл халкына хәрәкәт булды, - ди Альбина Йосыпова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев