Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл дип юкка гына әйтмәгән бит халык.

Хәзерге егерме беренче гасыр балаларына: “Иң зур байлык нәрсәдә?” – дип сорасаң, берсе – күп акчаң, икенчесе – ноутбук, телефоннарның соңгы модель хуҗасы булуда дип җавап кайтарыр. Ә бит сәламәтлегең булса, барысына да ирешеп була.

Ни кызганыч, без үзебезнең сәламәтлегебезнең кадерен белмибез. Организмга зарарлы булган чипсылар, төрле эчемлекләр эчеп, кышкы, көзге салкын көннәрдә, матур күренү нияте белән, башка кимичә, юка киенеп йөрүләр эссез калмаячак.

Спорт белән шөгылләнгәнче, телевизор каршында, интернетта утыруны өстенрәк күрәбез. Ә бит үзебезнең Азнакаебызда гына да соңгы берничә ел эчендә күпме спорт биналары ачылды! Теләгән кешегә сәламәтлеген ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Дөрес туклану, күбрәк җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашау да сәламәтлегебезгә зур файда була дип уйлыйм.

Айназ Җиһаншина, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев