«Демография» илкүләм проекты нигезендә Татарстанда боз сарае һәм спортзал төзеләчәк
Җөмһүриятебезнең тугыз районында ГТО комплексын тапшыру мәйданчыклары сафка басачак.
«Демография» илкүләм проекты нигезендә спорт объектларын төзү дәвам итә. Тиздән Яр Чаллы шәһәрендә боз аренасы һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы төзелеп бетәчәк.
Әлеге проект кысаларында шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ачык физкультура-сәламәтләндерү комплекслары барлыкка киләчәк.
Быел Чаллыда «Юбилей» бассейны төзелгән иде. Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнү мәйданчыклары, ә Аксубай һәм Әлмәтнең шәһәр стадионнарында футбол мәйданчыклары ремонтлана.
Шулай ук быел республикабызның 9 районында ГТО нормативларын тапшыра торган мәйданчыклар да пәйда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев