Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар радиоспорт буенча Россиядә беренче!

Азнакайның өч егете радисоспорт буенча Россия беренчелегендә катнашып, чемпион булдылар.

25 июнь көнне район башлыгы Марсель Шәйдуллин радиоспорт белән шөгыльләнүче балалар белән очрашты. Алар – Россия беренчелегендә беренче урын яулаучылар.

Радиотүгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев кул астында шөгыльләнүче Ризван Хаҗиев, Эмиль Вәлиев һәм Даниэль Вәлиев яшьләр арасында кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча Россия күләмендә җиңү яуладылар.

– Егетләр чыгыш ясаган RC4P командасы район ДОСААФ бүлегенә карый. Без үзебезнең эшчәнлектә аның җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллинның да ныклы ярдәмен тоябыз. Россия беренчелегендә җиңү яулаучы егетләребезгә 7-11 яшь. Мондый яшьтә шундый зур уңышларга ирешеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелүчеләрне мин хәтерләмим, – ди Ринат Вәлиев.

Район башлыгы спортчыларны җиңүләре белән тәбрикләп, аларга тәрбия һәм дөрес юнәлеш биргән әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев