Азнакайда туризм буенча ярышлар узды
СПОРТ

Азнакайда туризм буенча ярышлар узды

Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбе базасында район мәктәпләре укучылары арасында туризм буенча ярышлар узды. Анда 40 ка якын укучы катнашты.

Кунакларны баш хөкемдар Владимир Соколов каршы алды. Ярышлар ике этапта узды. Яшь туристлар азимутны билгеләделәр, топономик билгеләрне ачыкладылар, туристик төеннәр бәйләделәр. Зачетта җәяүле туризм техникасы буенча сынау тоттылар.

Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр, дип хәбәр итә Азнакай балалар иҗаты үзәге.


Нет комментариев