Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда көрәшче-хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш ярышлары үтте

“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында шундый күренекле шәхесләребезнең берсе булган Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика турниры үтте.

Азнакай элек-электән үзенең баһадир көрәшчеләре белән дан тоткан.

“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында шундый күренекле шәхесләребезнең берсе булган Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика турниры үтте. Ярышларда 18 район-шәһәрдән 300гә якын спортчы катнашты.

Чарада шулай ук ветеран көрәшчеләр, Фәрит Корбановның дуслары, аңарда тәрбияләнгән спортчылар һәм башкалар катнашты. Бәйрәмдә Татарстанның Атказанган артисты Фирдүс Тәмаев чыгыш ясады.

Азнакайдан үз авырлык категорияләрендә Ислам Закиров, Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Руслан Сәлимов батыр калдылар. Илмир Арсланов, Ленарис Зарипов, Ислам Гәрәев, Ислам Гарипов, Айгиз Вахитов – икенчедә, Алмаз Гәрәев, Данияр Саргуҗин, Айнур Мәгъданов –  өченчедә.

Азнакайлыларга команда беренчелегендә дә тиңнәр булмады. 

Төрле авырлык категорияләрендә батыр калган көрәшчеләр арасында соңыннан велосипед, 5әр һәм 10 ар мең акча уйнатылды. Иң ерак районнарның берсе  - Сабадан килгән спортчыларга да Корбановлар гаиләсе бүләкләр әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев