Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда чаңгы ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ул совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгару көненә багышланган иде.

6 февральдә Азнакайда республика чаңгы ярышларының 4 нче этабы узды. Ул совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгару көненә багышланган иде.

Чаңгычылар скиатлон буенча көч сынаштылар. Анда 44 спортчы катнашты: 20 мәктәп укучысы, 16 ир-ат һәм 8 хатын-кыз.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Илсур Идиятов та катнашып, чаңгычыларга алга таба да уңышлар теләделәр.

Үз яшьлекләр арасында алтын медальләрне түбәндәге чаңгычылар яулады: Рәйлә Госманова (Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе), Алия Мөнирова (Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбе), Камил Сабирҗанов (Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе), Рамил Сәхбиев (4 нче лицей), Миләүшә Хөснуллина, Рәзилә Шәрипова, Шамил Корбыев, Фәйрүз Гәрәев, Айрат Гафуров, Данис Мусин, Мисбах Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев