Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен "Велокросс-2021" үткәрелде

23 һәм 24 сентябрьдә Азнакай районы мәгариф идарәсе, №16 "Әкият" балалар бакчасы, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның профилактика бүлеге белән берлектә "Велокросс-2021" оештырдылар.

Әлеге чара балаларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм юлда үз-үзеңне тоту нигезләрен тәрбияләү максатыннан оештырылды. Велокросста шәһәрнең 17 балалар бакчасыннан 78 бала катнашты. Ярышлар ике номинациядә узды: самокат һәм велосипед. Катнашучылар трасса буенча тимер дусларында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, фигуралы йөртү буенча ярыштылар. Спорт мәйданчыгында җанатарлар, педагоглар һәм ата-аналар барлык дистанция дәвамында катнашучыларга актив ярдәм күрсәттеләр. Финишта көрәш бик мавыктыргыч булды, аның барышында җиңүне иң көчлеләре яулады. Һәр катнашучы балага юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча китап һәм диплом тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев