Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда ат өстендә көрәш буенча республика чемпионаты үтте

Бүген Азнакай тарихында моңка кадәр күренмәгән ярышлар оештырылды.

Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәш ярышы үтте. Татарстан Республикасы чемпионатына Кукмара, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Саба, Түбән Камадан көрәшчеләр җыелды. Халык телендә “Аударыш” дип аталган ярышларда 50дән артык спортчы катнашты. 

Чемпионатның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин. 

–Татар халкының бер генә бәйрәме дә ат ярышларыннан башка узмаган. Әлеге спорт төренә дә кызыксыну елдан-ел арта. Без аны рәсми спорт төрләре исемлегенә кертү юнәлешендә эшлибез, - ди ул. 

Ярышларда катнашучылар да татар атларында көрәштеләр. Аларны Фәрит Нәбиуллин Лениногорскидан алып килгән. 

Бу ярышта, иң мөһиме – ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар. Ярышучы егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тырыша. Кагыйдәсе шундый: көндәшеңнең билбавыннан гына тартырга ярый, кем дә кем аттан җиргә беренче булып егылып төшә, шул җиңелә.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов катнаштылар.

Район башлыгы үзегең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. 

- Халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздырырлык манежыбыз бар, “Татнефть” җитәкчелеге Актүбә бистәсен үстерүгә дә зур өлеш кертә, зур рәхмәт аларга. Бүгенге ярыш та алар ярдәме белән уздырыла, - диде район башлыгы.

Рөстәм Мөхәммәдиев татар халкының һәрвакытта да ат тотканын , аны атсыз күз алдына да китереп булмавын әйтте. 

–  Ат гомер-гомергә татар халкының дусты, киңәшчесе һәм туендыручысы булган, — диде ул.

Ярышлар өч мәйданчыкта барды. Катнашучылар арасында 12 азнакайлы да бар иде. 

Таһир Сәгытдинов – районыбызның танылган көрәшчесе. Ярышларда ул үз авырлык категориясендә чемпион калды.

- Авыл малайлары кечкенәдән көрәшеп үсә, атта чаба. Мин дә шундыйлардан. Атка 15 ел утырганым булмаган икән, бүген балачакка кайтып килгәндәй булдым. Яшь барса да, яшьләр белән көрәшергә көч бар икән, шунысы шатландыра, - ди ул.

100 килограмм авырлыкта чемпион калган Рунар Нуриев – шулай ук көрәшче. Хуҗалыкларында дүрт баш ат та тоталар.

- Сабантуйларда атта да чабам, мәйданга чыгып көрәшәм дә, икесе дә бик ошый. “Алгарыш” ярышында катнашканым бар иде, Лениногорскида узганында икенче калган идем, - ди Рунар. 

Ранис Дәүләтгәрәев – икенче, Илшат Шәймөхәммәтов өченче урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев