Азнакайда ГТО нормативларын тапшыруга юнәлгән спорт чаралары атна саен уздырылып тора.
Кичә шәһәрнең 5 нче мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы нормативлар тапшырдылар.
- Узган уку елында без ГТО нормативларын мәктәпләр һәм балалар бакчаларына да чыгып кабул иттек. Бу эш быел да дәвам итә, - ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
5 нче мәктәптә 150 кеше норматив тапшырган.
Нормативлар һәм аның төре яшькә карап билгеләнгән. Ул 18 баскыч буенча кабул ителә.
Нет комментариев