Азнакайлылар кул көрәшендә иң көчлеләр арасында!
СПОРТ

Азнакайлылар кул көрәшендә иң көчлеләр арасында!

Район спортчылары армрестлинг ярышында сынатмады.

Пермь шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Гәрәева Жасмина 50 кг авырлыкта чемпион калды!  Якупова Нәргизә өченче урынга лаек булды.

2008-2010 елгы спортчылар арасында Ихсанов Фәрит (75 кг) өченче урынны яулады.

Сүз уңаеннан, әлеге ярышларда илебезнең 12 төбәгеннән килгән  518 спортчы катнашты.

Азнакайлылар янә республика һәм Идел буе федераль округы күләмендә үз көчен һәм сәләтен күрсәтте! "Корыч куллар" тренер Раушания Мөхәммәтҗанова кул астында шөгыльләнәләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев