Ярышларда 7 район-шәһәрдән 87 көрәшче катнашты
Сарманда СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә 2003-2005, 2006 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында көрәш турниры үтте.
.jpeg)
Республика ярышларында Татарстанның 87 көрәшчесе бил алышты. Киеренке көрәштә Азнакайдан Илфат Миңнегалиев - 60, Алмаз Гәрәев 55 килограмм авырлыкта чемпион калдылар. Рияз Вәлиев һәм Илшат Шәрапов үз үлчәүләрендә өченче булдылар.

Команда беренчелегендә азнакайлылар өченче урынны алдылар.

Спортчыларның тренерлары: Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов.
Нет комментариев