Азнакайлылар билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән җиңү белән кайттылар
СПОРТ

Азнакайлылар билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән җиңү белән кайттылар

Нурлат шәһәрендә 2010-2012 елгы спортчылар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте

Социалистик Хезмәт Герое Г.Гыйматдинов истәлегенә узган ярышларда 18 команда составында 216 спортчы бил алышты. Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рифат Миңнегалиев 32 килограмм авырлыкта чемпион калды.

Эмилия Хәкимова – икенче, Ульяна Козлова, Солтан Закиров һәм Ранил Хаҗиев өченче урынга лаек булдылар.

Спортчылар тренерлар Айрат Миңнегалиев, Зөлфия Гардиева, Илфак Закиров кул астында шөгыльләнәләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев