Азнакайга «Рубин» футбол клубы килде
«Чатыр-тау Арена» спорткомплексында ишегалды футбол лигасы кысаларында «Рубин» клубы вәкилләре уеннар үткәрде.
Олы футбол яки мини-футболдан аермалы буларак, ишегалды футболында катнашучы команда составына төрле яшьтәге балалар керә. Ягъни бер үк командада 8 яшьлеге дә, 16 яшьлеге дә булырга мөмкин.
Азнгакайда узган ярышларга 100 дән артык бала килгән иде. Алар сигез командага бүленеп көч сынаштылар.
«Бөтен кеше дә футбол белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә алмый, безнең максат — уеннарда элеккеге ишегалды футболы атмосферасын тудыру. Монда уйнау өчен ничә яшьтә булуың да мөһим түгел, сәламәтлек торышы буенча белешмәләр дә кирәкми. Бары тик баланың теләге булу гына шарт», — ди «Рубин» ишегалды футболы лигасы җитәкчесе Рөстәм Шакиров.
Матчны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты, үзенең чыгышында ул мондый зур масштабтагы турнир оештырган өчен «Рубин» футбол клубына рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев