Азнакай шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында да спорт тормышы тынып тормады.
6 гыйнварда 4 нче, 6 нчы мәктәп залларында һәм Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында волейбол турниры үтте. Анда “Татнефть” җәмгыяте структура оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр дә актив катнашты.
- Без ел саен шулай әтиебез Газинур Гәрәев истәлегенә волейбол турниры уздырабыз. Һәр команда матур уен һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – ди турнирны оештыручы ЦПРС ПРС операторы Фәйрүз Гәрәев.
– Дустанә мөнәсәбәттә узган мондый очрашулар безнең коллективны тагын да туплый гына. аны оештыручы бертуган Гәрәевларга рәхмәт, – ди 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы Роман Балаев.
Нет комментариев