Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Рушат Исламов истәлегенә волейбол турниры узды

Бүген Азнакайда волейболчылар якташыбыз Рушат Исламовны искә алдылар

 

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында узган ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Рушатның әти-әнисе, якыннары, дуслары катнашты.

-Рушат Рамиль улын без илебезнең чын патриоты буларак беләбез. Шушы кыска гына гомерендә дә район, спорт үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләрнең берсе ул, аны зур хөрмәт белән искә алабыз, — диде район башлыгы.

Рушатның әтисе Рамиль Исламов улларын хөрмәт итеп килгән спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Улыбызны онытмавыгыз, хөрмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә. Ярышларны оештыру тәкъдиме белән дә моннан өч ел элек волейболчылар чыккан иде. Бу турнир аның рухына дога булып барып ирешсен, — диде ул.

Яшь спортчы истәлегенә уздырылган өченче турнирда быел тугыз команда катнашты. Алар «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексы, техникум һәм 6 нчы мәктәп залларында уйнадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев