Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кул көрәше буенча район турниры үтте

Армрестлинг буенча район ярышларында Азнакай һәм Әлмәттән 100 дән артык спортчы катнашты

Шәһәрнең «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында армрестлинг буенча район турниры узды. Аны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның көрәш федерациясе җитәкчесе, «Таллы Бүләк» хуҗалыгы рәисе, кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы Наил Мотыйгуллин егет-кызларга уңышлар теләделәр.

— Азнакаебыз элек-электән кул көрәше буенча чемпионнары, спорт осталары белән дан тоткан. Бүген аларның юлын инде яшьләребез дәвам итә. алдагы елларда да районыбыздан Россия, Дөнья чемпионнары үсеп чыгуын телибез, — диде Марсель Шәйдуллин..

Ярышлар балалар арасында — 11 һәм өлкәннәр арасында 6 үлчәү категориясе буенча уздырылды. 

Турнир җиңүчеләре:
18 яшькә кадәрге спортчылар арасында Жасмина Гәрәйшина, Азалия Галимова, Айнур Гыйниятуллин, Вадим Пенкин, Рияз Мифтахов, Нәфисә Мехамадиева, Розалина Гатауллина, Илназ Асибаков, Радель Хафизов, Камил Харисов, Гадел Фәезов алтын медаль яулады.

Мәктәп командалары арасында гимназия укучылары җиңүче булды. 9 нчы мәктәп егет-кызлары — икенче, Сарлы мәктәбе командасы өченче урынны алды.

Өлкәннәр арасында җиңүчеләр: Регина Гәрәева, Руслан Хәйруллин, Рәлиф Морзакаев, Рәмис Калимуллин, Артур Темирбулатов. 

Команда беренчелегендә «Юбилейный» спорт мәктәбенең «Стальной хват» командасы җиңү яулады. 

«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә Айгиз Ситдыйков бүләкләнде. «Иң яхшы хөкемдар» булып танылган Раушания Мөхәммәтҗановага һәм «Җиңүче тренер» Рәмис Кәримовка кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев