Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кул көрәше буенча район турниры үтте

“Юбилейный” спорт мәктәбендә армрестлинг буенча узган ярышларда 11 мәктәптән 84 спортчы катнашты.

Турнир 2005-2007, 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында оештырылды. Анда шәһәрнең 1 нче, 2 нче, 6 нчы, 7нче, 8 нче мәктәпләре, гимназия, Урманай, җиңү бистәсе, Сарлы, Чалпы, Зур Сукаеш, техникум командалары бар иде.

Үз яшьлекләр арасында Нәфисә Газыева (Чалпы мәктәбе), Диләрә Миннегалиева (Сарлы), Вадим Пенкин (Сарлы), Гадел Фәезов (8 нче мәктәп), Фәрит Ихсанов (гимназия), Рания Гардиева (“Юбилейный” спорт мәктәбе), Полина Гилленберг (Җиңү бистәсе мәктәбе), Диана Шәмсетдинова (политехника техникумы), Радель Хафизов (8 нче мәктәп), Айнур Бакиров (Чалпы мәктәбе), Илназ Зарипов (2нче мәктәп) алтын медальләр яуладылар.

Команда беренчелегендә Чалпы авылы мәктәбе командасы җиңү яулады.

Район турнирына Чалпыдан 14 спортчы килгән.

– Ярышлардан бик күп медальләр белән кайтабыз. 14 укучыбызның сигезе призер булды. Алар алга таба үзләрен республика күләмендә сынаячак. Авыл балалары көчле була, аларга бары тик этәргеч биреп, техникасын өйрәтергә генә кирәк, хәзер өйрәнеп китәләр. Мәктәбебездә балалар белән дәрестән соң калып шөгыльләнәбез. Район күләмендә уздырылган башка спорт ярышларында да актив катнашып, җиңүләр яулап киләбез, – ди физкультура укытучысы Рүзәл Гыймаев.

Сарлы авылы мәктәбе егет кызлары турнирда икенче урынга лаек булдылар. Гимназия командасы өченче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев