Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда картинг буенча республика ярышлары узды

Анда райондашларыбыз белән бергә Татарстан һәм Башкортстан Республикасы шәһәрләреннән 120 бала катнашты

Район башлыгы кубогына узган ярышлар Әгерҗе авылы буасында үтте. Узышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашып, спортчыларга, аларны әзерләгән тренерларга уңышлар теләде. 

-Районда техник спорт төрләрен үстерүгә, аларга балаларны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Бүген бигрәк тә картинг хәрәкәте үсештә. Киләчәктә һәрберегезгә илкүләм җиңүләр яуларга насыйп булсын, - диде Айдар Шәмсетдинов.

Бездә картинг белән шәһәр Балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче картинг бүлегендә шөгыльләнәләр.

 - Ике ел рәттән "Татнефть" җәмгыятенең "Энергия добра" бәйгесендә катнашып, 4 миллион сумнан артык грант оту бәхетенә ирештек. Грант акчасына матди-техник базаны ныгыттык. Техник спортны үстерергә ярдәм иткәннәре өчен «Татнефть» җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, - ди шәһәр Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Раушания Хәсәнова.

Картинг буенча кышкы ярышларда 12-16 яшьлек спортчылар тугыз категориядә узыштылар. Һәр категория буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев