Азнакайда яшәүче өлкәннәр бильярд турнирына җыелды
Бүген Азнакайда Канәгать Газизуллин истәлегенә бильярд ярышлары узды.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, III нче дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы, өч тапкыр Кызыл Йолдыз орденнарына лаек булган районның данлыклы шәхесе, әтиләре – Канәгать Газизуллин истәлегенә балалары, оныклары ел саен зур спорт бәйрәме оештырып киләләр.
Ярышларда катнашучылар саны дүрт дистәдән артып китте, алар арасында Азнакай шәһәреннән генә түгел, авыллардан да, күрше-тирә районнардан да килгән өлкәннәр бар иде.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Үзенең чыгышында ул әтиләре, бабалары истәлеген онытмаган, еллар дәвамында аның лаеклы эшен дәвам иткән, күпләр өчен үрнәк булып торган балаларына, оныкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев