Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда гаиләләр чаңгыда узышты

Бүген Азнакай гаиләләре шәһәрнең чаңгы базасына җыелды

Биредә Россиядә Гаилә елы уңаеннан чаңгыда узышу буенча «Гаилә эстафетасы» уздырылды. 
Спортчы гаиләләрне сәламләп, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев аларга рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. 

— Спорт гаиләне тагын да татулаштыра, берләштерә, бүгенге ярышлар да барчагызга да яхшы кәеф бүләк итсен, — диде Айрат Ясир улы. 

Эстафета ярышларында һәр гаиләдән әти яки әни һәм бала катнашты. 12 гаилә 1, 2, 3 һәм 5 чакрым арага узыштылар. Шунда ук спортчылар өчен ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды.

Нәтиҗәләр буенча Лилия һәм Ясминә Шакировалар беренче урынга лаек булды. Тагын бер Шакировлар гаиләсе — әнисе Резеда белән улы Әмирхан икенче килде. Ксения һәм Сергей Тазовлар өченче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев