Азнакай сәламәтлеге чикле балалар мәктәбендә биредә директор булып эшләгән Данияр Мөхитов истәлегенә өченче волейбол турниры узды
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышны ачып, аның балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасында зур ихтирам казанган җитәкче икәнен билгеләп узды, гаиләсенә, якыннарына иминлек теләде.
.jpeg)
– Данияр Җәмил улы гаять тырыш, намуслы, сәләтле, хөрмәткә лаек җитәкче иде. Мәктәпне төзекләндерү эшләрендә актив катнашты, балаларны хезмәткә өйрәтү буенча зур эш алып барды, соңгы сулышынача башкаларны кайгыртып яшәде, – диде Марсель Шәйдуллин.
Турнир мәктәптә өченче елын үткәрелә. Быел анда район хакимияте, мәгариф идарәсе, укучылар командалары ярышты.
Турнирда Данияр Мөхитовның тормыш иптәше Әлфия Әхтәм кызы җитәкчеләргә, спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Даниярны хөрмәтләвегез, гаиләбезне ярдәм һәм игътибардан калдырмаганыз өчен бик рәхмәтлебез, – диде ул.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев