Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда чаңгы сезонын чаңгыда узышып яптылар

Шәһәрнең чаңгы базасында агымдагы елның чаңгы шуу сезонын ябу уңаеннан ярышлар уздырылды.

Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә теләп катнаштылар. Шунда ук ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Спорт сөючеләрне, бигрәк тә чаңгыны үз итүчеләрне тәбрикләп, район Советы аппараты җитәкчесе, районның чаңгы федерациясе рәисе Айдар Хәлиуллин аларның барысына да уңышлар теләп, агымдагы сезонда матур нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярышларда Шагалиева София, Низаметдинов Данис, Җамалиева Ясминә, Халиков Мурат,  Халикова Әдилә,  Шәрәфиев Ислам, Низаметдинова Аделия,  Рәшитов  Данияр алтын медальләр яуладылар. Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбеннән Әмир Госманов “Иң яшь катнашучы” номинациясендә бүләкләнде.

Команда беренчелегендә Актбә бистәсенең 1 нче мәктәбе егет-кызлары җиңү яулады. Аларның укытучылары Сергей Соколов “Тренер-җиңүче” кубогы белән дә бүләкләнде. 8 нче мәктәп командасы икенче урында калды. 6 нчы һәм Кәкре Елга мәктәпләре үзара өченче урынны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев