Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда армрестлинг буенча район турниры үтте

Армрестлинг буенча район ярышларында 15 команда составында 146 спортчы чыгыш ясады.

Шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында армрестлинг буенча район ярышы узды. Аны ачу тантанасында катнашкан район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, районның көрәш федерациясе җитәкчесе, “Таллы Бүләк” хуҗалыгы рәисе, кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы Наил Мотыйгуллин  егет-кызларга уңышлар теләделәр.

Кул көрәше үсешенә керткән өлешен лаеклы бәяләп, Айдар Хәлиуллин Наил Мотыйгуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ярышлар балалар һәм өлкәннәр арасында уздырылды.

Турнирда яшүсмерләр арасында Радель Хафизов (8 нче мәктәп укучысы), Айнур Бакиров (Чалпы мәктәбе), Илназ Зарипов (2 нче мәктәп), Рания Гардиева («Корыч куллар” командасы), Ләйсән Фәтхуллина (Сарлы мәктәбе), Гадел Фәезов (8 нче мәктәп),  Альмир Заһидуллин (2 нче мәктәп), Фәрит Ихсанов (гимназия), Алия Корбанова (гимназия), Диләрә Зәкиева (Чалпы мәктәбе) җиңү яулады

Өлкәннәр арасында  Регина Гәрәева ( гимназия),  Диана Васильева (техникум), Руслан Хәйруллин,  Раил   Морзакаев,  Рәмис Кәлимуллин, Артур Тимербулатов (“Корыч куллар”) җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев