Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай политехника техникумында 8 март — Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган волейбол турниры узды

Һәр елны 8 март бәйрәме алдыннан хатын-кызлар командалары арасында волейбол турнирын уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде

Менә быел да 7 команда: район хакимияте, район үзәк сырхауханәсе, район мәгариф идарәсе, Актүбә бистәсе, «Азнакайнефть» идарәсе, «Нефтяночка», Азнакайдагы 5 нче мәктәп спортчылары бәйгегә җыйналды. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләде. Ул гүзәл хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8март бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Гүзәл затларыбызның һәркайда гаиләдә, эштә һәм спортта да үрнәк булуларын, сынатмауларын билгеләп үтте. Аның теләкләренә Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы, спорт сөюче Назыйф Хәсәнов та кушылды. Бәйрәм бүләксез була мыни?

Чарада санаулы гына булган ир-егетләребез спорт сөюче хатын-кызларыбызга иганәчеләребез тарафыннан әзерләнгән чәчәк, тәмле күчтәнәчләр тапшырды. Көн буена сузылган бәйге киеренке шартларда барды. «Нефтяночка» командасы —беренче, район хакимияте командасы — икенче, «Азнакайнефть» идарәсе командасы — өченче, мәгариф идарәсе командасы дүртенче урынны алды.
Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев