Стәрлебашта узган республика турнирында азнакайлылар дүрт призлы урын яулады.
Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылында хәрби Наил Рәҗәпов һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнар истәлегенә “Ике чор – бер батырлык!” дип исемләнгән ачык республика көрәш турниры узды.
Азнакай шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчеләре турнирда призлы урын яуладылар.
55 килограмм авырлык категориясендә Илдан Хәбипов иң көчлеләрнең берсе булуын раслап, беренче урынны алды.
60 килограмм авырлыкта Ранил Хурамшин икенче урынга лаек булды. Шулай ук Солтан Закиров (50 кг) һәм Ранил Хаҗиев (65 кг) өченче урыннарны яулады.
Яшь спортчыларны ярышларга тренер-укытучы Илфак Закиров әзерләде. Азнакайлыларны матур нәтиҗәләре белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булсын!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев