500 азнакайлы ГТО нормативларын тапшырды
Азнайда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү буенча чаралар уздыру дәвам итә.
Аның чираттагысы шәһәребезнең 6 нчы мәктәп базасында үтте. Биредә 500 бала үз яшьләре буенча каралган нормативларны тапшырдылар.
«Бу көнне аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, идәннән этелү, баскан килеш алга иелү буенча нормативлар кабул ителде. Нәтиҗәләр буенча, балаларга күкрәк билгеләре дә тапшырылачак», – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев