Халык арасында төрле профилактик чаралар уздырылуга карамастан, районда мошенниклар кулыннан каза күрүчеләр саны бер дә кимеми.
11 ноябрьдә Азнакайэчке эшләр бүлегенең дежур частена пенсионер хатын-кыздан гариза керә. 27-10 ноябрь аралыгында аңа брокер компаниясе “вәкиле” шалтырата. Акча арттыру турында бик кызыксынырлык мәгълүматлар китереп, ул аны 1 миллион 770 мең сум акча күчерергә күндерә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 300 мең сумы каза күрүченең үз акчасы булса, калган 1 миллион 470 мең сум акчаны ул онлайн рәвештә кредит рәсмиләштереп ала. Барлык акчаны да ул банк кушымтасы аша күчерә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев