Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

Азнакай яшьләре “Беренчеләр хәрәкәте”нә актив кушылды

“Маяк” газетасында үткән чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе Татарстанда, шул исәптән районыбызда киң колач алган Гомумроссия балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенә багышланды.

Сөйләшүдә районның яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Надежда Родионова, идарәнең әйдәр белгече, райондагы хәрәкәт лидеры Розалина Гафиятуллина, яшь белгеч, үзәк сырхауханәнең баш табиб урынбасары Олег Косоногов, сырхауханәнең яшьләр лидеры Марат Вильданов катнаштылар. 

Иҗтимагый активлык, бердәмлек булганда гына күләмле үзгәрешләргә, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. “Беренчеләр хәрәкәте”нә кушылган азнакайлылар да сөйләшүдә кат-кат шуны ассызыклады.

–Бердәмлеккә кечкенә яшьтән үк өндәргә, өйрәтә башларга кирәк. “Бөтен кеше – бер кеше өчен, берәү– бөтен кеше өчен!” шигаре бүгенге көндә дә актуаль ул, – диде үзенең фикерен җиткереп Олег Олегович. – Әлбәттә, монда гаиләдән башлап, мәктәпнең, иҗтимагый оешмаларның... – барчасының да роле зур. Аннары, инициатива күрсәтүче, тәкъдимен җиткерүчеләрнең дә яхшы идеяләрен күтәреп ала белү кирәктер, минемчә. Бу яңа хәрәкәтнең дә чаралары бер башланып, ташланмасын, ә системалы барсын иде.

Яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре  Надежда Георгиевна һәм Розалина Рубиновна «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында» Федераль закон нигезендә булдырылган “Беренчеләр хәрәкәте”нең асылына тукталдылар. Хәзерге вакытта аның командаларын формалаштыру буенча эш бара. Һәр төбәктә җирле бүлекчәләр булдырыла. Хәрәкәтнең остазлары һәм белгечләре командасы составына керергә теләүче 17 яшьтән өлкәнрәк булган катнашучылар «Кадрлар резервы» конкурсы аша үтәләр.

Күптән түгел районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» илкүләм яшьләр һәм балалар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та килеп киткән иде. Аның белән үткән очрашудан зур тәэсирләр алган Марат Марсович үз оешмалары яшьләреннән дә конструктив тәкъдимнәр һәм яңа идеяләр керүе хакында әйтеп узды, яңа хәрәкәтнең үсеш векторы күп яктан егет-кызларның активлыгына бәйле булуын ассызыклады.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Беренчеләр хәрәкәте» узган гасырның  пионерия хәрәкәтенә альтернатива буларак кабул ителә. Элек пионерлар кызыл галстук такса, хәзерге буында – кызыл беретлар һәм футболкалар. Ә иделәр ике буынның да уртак: патриотизм хисе һәм максатларга ирешүдә бердәм булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев