Азнакай укытучыларын шәхси сайтлар төзергә өйрәттеләр
(Азнакай, 6 декабрь) Бүгенге көнне компьтердан, Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый.
Яңа технологияләр мәктәпләргә дә тирәнтен үтеп керде. Укытучылар һәрчак заманнан, укучыларыннан бер адым алда барырга тиешләр.
Шуңа күрә аларның Интернет челтәрләрендә эшләү буенча да белемнәрен күтәрүгә игътибар бирелә.
"Мәгариф" журналы инициативасы буенча гимназия базасында узган "Аңлаешты Интернет"...