Азнакай сабыйлары шигырь сөйләү бәйгесендә көч сынашачак
Азнакай шәһәренең 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән бәйге башланып китте.
Анда 4-7 яшькә кадәрле балалар катнаша. Бәйгенең тәлапләре буенча һәр бала үз ана телендә дөрес һәм сәнгатле итеп шигырь сөйләргә тиеш.
Яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырь сайлау, аны сәнгатле итеп яттан башкару...