Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәдәният хезмәткәрләре слеты илһам өстәде

Нинди генә район чарасы булмасын, гадәттә, мәдәният хезмәткәрләре һәр вакыйганың уртасында кайныйлар.

Алардан башка бер генә акция, концерт яки иң югары дәрәҗәдәге семинар да узмый. Сер түгел, һәрбер иҗади чыгыш артында районыбыз клублары, музее, китапханәләре һәм башка мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең зур хезмәте тора. Җәйге кояшлы бер көнне өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннар Район мәдәният хезмәткәрләре слетына җыелдылар. Бу чара табигать кочагында ял итү һәм яңа планнар, уй-фикерләр алышу өчен бик яхшы форсат булды.

– Сездән башка бүген шәһәр бушап калган кебек булды, – дип сәламләде аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм киләчәктә дә эшне шулай югары дәрәҗәдә, төгәллек белән оештырып, халыкны сөендереп торырга теләде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, районның хатын-кызлар советы башлыгы Эльвира Галиева да җылы теләкләрен җиткерделәр. 

Район мәдәният идарәсе җитәкчеләре шушы иҗади хезмәттәге яңа матур башлангычлар турындагы кызыклы фикерләр белән чыгыш ясадылар. 

– Мәдәният өлкәсендә әле ике ай гына эшлим, шәхсән минем өчен дә бу бик файдалы, нәтиҗәле очрашу булды, хезмәттәшләрем белән якыннан танышу, алар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге өчен бик рәхмәтлемен, – дип сөйләде безгә Әгерҗе авылы мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев