Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Күктәкә авылында иҗат кичәсе гөрләп узды

Ямьле Ык елгасы итәгенә урнашкан иң матур авылларның берсе, туган авылымның ызандашы булган Күктәкә авылына кунакка чакыру алгач, яшьлек елларым кабаттан күз алдымнан йөгереп үтте.

Әйе, мин биредә канат ныгыттым, иң тәүге хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Монда беренче генә тапкыр кунак булуым түгел.

Күктәкәдә гомер-гомергә тырыш халык яши. Җир җимертеп эшлиләр дә, күңел дә ачалар, кешене хөрмәтли дә беләләр! Бер төркем хезмәттәшләрем белән безне бүген дә ачык йөзләре, тәмле телләре, мул табыннары белән каршы алдылар. Минем иҗатыма багышланган әдәби кичәгә шулкадәр әзерләнгәннәр ки, күңел кылларын тибрәтеп көлдерделәр дә, елаттылар да, җырлаттылар да! Китапханәче кызлар Гөлшат Шәйхуллина белән Ләйсән Заһидуллина бер-берсен күз карашыннан аңлап, кичәне җылы итеп алып бардылар. Лаеклы ялда булуына да карамастан, кызларга ныклы терәк булган коллегабыз Зөлфия ханым белән мәдәният йорты хезмәткәре Минзирә ханым минем шигырьләремә, гүя, җан өрделәр. Мәдәният йорты җитәкчесе Розания ханымның да оештыру сәләтенең ныклыгы һәрбер концерт номерларыннан күренеп тора. Күктәкә, Тымытык мәдәният йорты үзешчәннәренә, мәктәп балаларына, укытучыларына, Азнакайдан ук килгән, минем шигырем белән "Шаян ТВ" каналында җиңү яулаган нәни йолдызчыгыбыз Язилә Гафиятуллинага, әнисенә, элекке җитәкчем Лимуза апага шушы чараны оештыруга куйган тынгысыз хезмәтләре өчен зур рәхмәт.

Мәдәният йортлары, китапханәләр, мәктәпләр - авылларыбызның тоткасы. Телебез сагында торып, милләтебез өчен көчләрен кызганмаган шушы фидакарьләребезгә зурдан зур уңышлар телим. Ил-көннәребез имин булып, тагын бергә шундый күркәм очрашулар насыйп булсын!

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев