Данир Сабиров Азнакайга кайтканда ялгыш Аксубайга барып чыккан
МӘДӘНИЯТ

Данир Сабиров Азнакайга кайтканда ялгыш Аксубайга барып чыккан

Бүген иртән Бакуга очасы урныга Истанбулга юл токан татар эстрадасы йолдызы Данир Сабиров.

Азнакай | 25 июнь | Чит илгә җыенсам, һичшиксез, берәр киртә килеп чыга, дип зар түгә якташ артистыбыз.

Бүген ул Казаннан Мәскәүгә кузгалган, Мәскәүдән Бакуга очарга тиеш булган. "Задержка булу" сәбәпле соңга калган.

– Котырдым, акырдым, тынычландым. Нишләргә дигәч, безне җибәрделәр хәзер... Истанбулга, – дип ниндидер мөләем сарказм белән елмая Данир видеода.

Бер тапкыр шулай Азнакайга кайтканда ялгыш Аксубайга барып чыкканы турында ул комментарийда язган. "Бу юлы да шулайрак булды", – дип өстәгән артист.

– Аксубайга килсәң, бик шәп булыр, көтәбез! – дип чакыралар Данирны шул як кешеләре.

– Вау! Как здорово! Тебя, Данир, везде любят и ждут.  Ты –  сердце Татарстана. Мне кажется, когда ты даже злишься, от тебя исходит тепло и солнце. Солнышко ты наше, свети всегда и везде! Мы тебя любим, – дип мәхәббәтен белдерә кызлар.

– Кәмит инде шушы Данир! Чыгышлары гына тугел, сәяхәтләре дә кешечә булмас. Әйдә,  төрекләрнең  дә күзләре ун булсын, пыр китереп кайт, – дип язалар комментарийларда.

– Кая йөрсәң дә, башың исән булсын! Тынычлангач, әйбәт инде ул, – дип юата аны халык һәм Данир Сабировка хәерле юллар, исән-имин  әйләнеп кайтуын  тели.

Фото: скриншот

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев