Балалар өчен чыршы бәйрәме оештырылды
Азнакайда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларның балалары өчен чыршы бәйрәме оештырылды.
Балаларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевалар килгән иде.
«Без барыбыз да Яңа елларны зур, матур хыяллар белән көтеп алабыз. Яңа ел иминлек алып килсен, ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар! Сезнең әтиләрегез – безнең геройларыбыз. Әтиләрегез, әниләрегезгә азнакайлылар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Бу катлаулы вакытларда бердәм булыйк, бергә булыйк. Без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер», – диде Марсель Зөфәр улы.
Балалар артистларыбыз, оештыручыларыбыз ярдәме белән тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бергә уйнадылар, җырлладылар, биеделәр. Кыш бабайның, әлбәттә, татлы күчтәнәчләре дә әзер иде. Балалар да, әниләр дә бик рәхмәтле калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев