Соңгы елларда җирлегебездә күп кенә яңа йолаларга нигез салына.
Умартачылары күп булган Азнакайда быел "Баллы җәй" фестиваленә җыелдылар.
Бал җитештерү осталары авызда эреп торган тәнгә шифалы балны да, кортлар биргән бәрәкәттән эшләнмәләрне дә төрлесеннән тәкъдим итте. Авыл биләмәләреннән алып килгән күргәзмә-ярминкәләрдә җәй сыйлары, бакча уңышы, урман-кырларның шифалы үлән-себеркеләре күзләрне камаштырды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев