Азнакайның Мәдәният үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды
Физик мөмкинлекләре чикле балаларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде.
«Тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәре сезгә иминлек, шатлык-куанычлар һәм тәмле күчтәнәчләр алып килсен! Сезгә дигән ул күчтәнәчләр әзер. Һәммәгезнең дә матур теләкләре тормышка ашсын!» – диде ул.
Балалар артистларыбыз башкаруында әкият дөньясына чумдылар. Явыз көчләр күпме генә Яңа елның килүенә комачауларга теләмәсеннәр, игелек, мәрхәмәтлелек, матурлык барыбер җиңде. Яңа ел аның белән бергә Кыш бабай, Кар кызы да килде. Балалар алар белән бергә биеделәр, җырладылар, уйнадылар, күңел ачтылар.
«Бер бәйрәмнән дә калдырмыйча безне шулай сөендергәннәре, һәрчак игътибарлы булганнары өчен район җитәкчелегенә, оештыручыларга зур рәхмәтлебез», – ди Светлана Николаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев