Коллектив Казанда зур концерт белән чыгыш ясады.
Азнакай сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче «Фантазия» вокаль ансамбле – бик күп район һәм шәһәр күләмендәге мәдәни чараларның бизәге. Агымдагы атнада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәм концертмейстер Розалия Хәбибуллина җитәкчелегендәге коллектив башкалабыз Казанда зур концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган «Фантазия» ансамбле әлеге мөһим чарада да үзенең югары дәрәҗәдәге башкару осталыгын күрсәтеп кенә калмады, «Үрнәк вокаль ансамбль» дигән таныклыкка лаек булды! Ансамбль җитәкчеләренең, балаларның, әти-әниләрнең зур тырышлык, иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе бу.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев